-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 сентябрь 2021, 21:15

Сайлауларга – җитди әзерлек белән!

Кырмыскалы районында алда торган мөһим кампанияне уңышлы үткәреп чыгу өчен җитди әзерлек эшләре башкарылды.

Сайлауларга – җитди әзерлек белән!
Сайлауларга – җитди әзерлек белән!

- Барлык участоклар да сайлаучыларны кабул итәргә һәм бу мөһим чараны бөтен таләпләргә ярашлы үткәрергә тулысынча әзер. Участок сайлау комиссияләре биналары видеокамералар белән җиһазландырылган, тавыш бирү кабиналары, сайлау бюллетеньнәре өчен урналар урнаштырылган.
17, 18 һәм 19 сентябрьдә Русия Федераль җыелышының сигезенче чакырылыш Дәүләт думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирүне үткәрү өчен сайлау бюллетеньнәрен участок сайлау комиссияләренә таратып бирдек, - диде алда торган мөһим кампаниягә әзерлек турында районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Зөлфия Әнвәр кызы Әхмәрова.
Тавыш бирү көннәрендә Кырмыскалы районы сайлаучыларына 49 сайлау участогы үз ишекләрен ачачак. Шуларның дүртесендә КОИБлар эшләячәк. Тавыш бирү иртәнге сәгать сигездән кичке сигезгә кадәр дәвам итәчәк.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе билгеләвенчә, барлык сайлау участокларында коронавирус пандемиясе шартлары төгәл үтәләчәк: һәр килүченең тән температурасы үлчәнәчәк, куллары антисептик белән эшкәртеләчәк, медицина битлеге һәм перчаткалар, аерым ручка биреләчәк.
Илебез, республика, район, авыл халкының язмышын хәл итүче бу мөһим чарада кырмыскалылылар һәрвакыттагыча активлык күрсәтер, дип ышанасы килә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: