"Сезне янә Мәскәүдә сәламләүгә шатмын. Барыннан да элек сезне күптән түгел узган туган көнегез белән котлыйм", - диде Русия лидеры очрашу башында.
Ул шулай ук Сүриядәге сайлаулар нәтиҗәләре турында фикерен белдерде.
"Сайлау нәтиҗәләре кешеләрнең сезгә ышануын һәм, алдагы еллардагы авырлыкларга һәм фаҗигаләргә карамастан, нормаль тормышка кайту процессын сезнең белән бәйләүләрен күрсәтә", - диде Владимир Путин.
Моннан тыш, Русия Президенты Бәшәр Әсадның оппонентлар белән диалогны җайга салуын бәяләде.
"Бу процесс дәвам итәр дип ышанам. Сүриядә барлык көчләрне берләштерү генә илгә аякка басарга һәм алга таба хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирәчәк", - диде ул.
Фото: kremlin.ru