+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 сентябрь 2021, 12:12

Владимир Путин: "Бердәм Русия" үсеш буенча карарларга нигез салды"

Русия Президенты әлеге партиянең эшчәнлеген югары бәяләде.

Владимир Путин: "Бердәм Русия" үсеш буенча карарларга нигез салды"
Владимир Путин: "Бердәм Русия" үсеш буенча карарларга нигез салды"

Илне, социаль өлкәне үстерү һәм "Бердәм Русия" башлангычы белән чыккан карарларның күп өлеше аның программасына гражданнар мөрәҗәгатьләреннән соң кертелгән һәм инде гамәлгә ашырыла, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт һәм партия җитәкчелеге белән киңәшмәдә.

"Мин "Бердәм Русия" вәкилләрен бюджетка кертергә тәкъдим ителгән карарларны әзерләү ничек барганын карау өчен чакырдым. Аларның үтәлешен контрольдә тотуны ничек оештыру планлаштырылуына да ачыклык кертергә кирәк", - диде ул.

Дәүләт башлыгы бу башлангычларның пенсионерларга, балалы гаиләләргә, хәрби хезмәткәрләргә, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә ярдәм итүгә катнашы барлыгын искәртте. Шулай ук мәктәпләрне газлаштыру, ремонтлау, авария хәлендәге торактан күчерү программалары формалаштырылды.

- Бу башлангычларның бер өлешен Министрлар кабинеты гамәлгә ашыра, алар норматив документларда яки программаларда чагыла, - дип ассызыклады Президент.

"Парламент һәм Хөкүмәт арасында җайга салынган эшне саклап калу мөһим. Хакимиятнең закон чыгару һәм башкарма тармаклары эшенә ахыргы нәтиҗә бәйле. Бер команда буларак эшләргә кирәк", - дип йомгаклады сүзен Владимир Путин.

Фото: gorod4852.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: