-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 сентябрь 2021, 09:10

Әзерлек югары дәрәҗәдә

Благовар районында сайлау участоклары мөһим кампаниягә яхшы әзерлектә килә.

Әзерлек югары дәрәҗәдә
Әзерлек югары дәрәҗәдә

Төбәктә Русия Дәүләт думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирүгә барысы да әзер. Бу җәһәттән соңгы яңалыкларның берсе - сайлау участокларына сайлау бюллетеньнәре таратылды.

Тавыш бирү көннәрендә сайлау участоклары закон таләпләренә ярашлы эшләсен өчен барлык оештыру чаралары күрелгән. Атап әйткәндә, пандемия шартларында хәвефсезлекне тәэмин итү максатында сайлау участоклары кирәк-яраклар белән җиткелекле күләмдә тәэмин ителгән.

Алексеевка авыл биләмәсе Пришиб авылындагы 1445 санлы сайлау участогында да соңгы әзерлекләр тәмамланды. Тавыш бирү бүлмәсе барлык таләпләргә җавап бирә. Участокта 1200 сайлаучы теркәлгән, шулардан 29 кеше быелгы сайлауда беренче тапкыр тавыш бирәчәк.

Фото: “Благовар хәбәрләре” гәзите сайтыннан.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: