-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 сентябрь 2021, 12:22

Башкортстанда беренче тапкыр иҗтимагый видеокүзәтү үзәге эшли башлады

17 сентябрьдә иртәнге сәгать 8дә М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры бинасында Башкортстанның иҗтимагый видеокүзәтү үзәге эшли башлады.

Башкортстанда беренче тапкыр иҗтимагый видеокүзәтү үзәге эшли башлады
Башкортстанда беренче тапкыр иҗтимагый видеокүзәтү үзәге эшли башлады

Бу турыда бүген агымдагы елда Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Ольга Панчихина, республика Үзәк сайлау комитеты рәисе урынбасары Марат Гадилов, “Башинформсвязь” җәмгыяте техник директоры Илгиз Баекенов, буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсенең коммуналь гигиена буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы Лариса Килдюшова, Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб әгъзалары, журналистлар, электрон экспертлар катнашлыгындагы матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Матбугат конференциясе барышында тавыш бирү көннәрендә сайлауларны күзәтү буенча Иҗтимагый штаб һәм Иҗтимагый күзәтү үзәге эше, агымдагы елда Башкортстанда видеокүзәтүне техник тәэмин итү, сайлау участокларында видеокүзәтү камераларыннан өзлексез онлайн-трансляцияне тәэмин итү, Иҗтимагый күзәтү үзәгендә ковидка каршы чараларны үтәү, шулай ук агымдагы елда сайлауларны видеокүзәтү тәртибе турында мәгълүмат яңгырады.
Үзәк 19 сентябрьгә кадәр Башкортстанның барлык территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан тавыш бирү нәтиҗәләре һәм йомгаклау утырышын үткәрү турындагы соңгы беркетмәгә кадәр эшләячәк.
Үзәк 8 экранлы видеостена белән җиһазландырылган, анда 48 сайлау участогыннан бер үк вакытта трансляцияне реаль вакыт режимында күзәтергә мөмкин.
Видеокүзәтү системасы сайлау участокларының 40 процентында эшләячәк. Камералар 1320 участок сайлау һәм 69 территориаль комиссиясендә урнаштырылган.
– Камералардан килгән мәгълүматны эшкәртү үзәкләре хакер һөҗүмнәреннән өр-яңа саклану чаралары белән тәэмин ителгән, ә мәгълүматларны эшкәртү механизмнары үз эшен яхшыртып тора, – ди “Башинформсвязь” компаниясенең техник директоры Илгиз Баекенов. – Система алдагы сайлауларда, шулай ук Бердәм дәүләт имтиханы вакытында тикшерелгән.
Үзәкләр быел сайлауларда экспертларның, күзәтүчеләрнең, сайлаучыларның тавыш бирүен гадел һәм дөрес итеп үткәрү белән кызыксынучыларга квалификацияле видеокүзәтү оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Башкортстан Иҗтимагый палатасы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас: