-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 сентябрь 2021, 09:00

Башладык!

Башкортстанда Тавыш бирү көннәре башланды. Барлык сайлау участоклары ишекләрен ачты.

Башладык!
Башладык!

Башкаланың 308нче сайлау участогының сайлау комиссиясе рәисе Флера Ташбулатова әйтүенчә, участок ишекләре вакытында ачылган, шулай да, әлеге мөһим кампаниягә әзерлек күптән башланган.- Без сайлау алды көннәрендә актив эш алып бардык, - ди ул. - Дәүләт думасына депутатлар сайлауга - 2393, Уфа шәһәре Советына депутатлар сайлауга 2455 кеше килүе көтелә. Аларның һәрберсе чакыру кәгазьләре алды, инвалидлар, өйләреннән чыкмый гына тавыш бирүчеләр ачыкланды. Алдагы өч көндә участоктагы һәр кеше гражданлык бурычын үтәр дип ышанабыз. Сайлау участогы эшли башлаганнан бирле нигездә 35-50 яшьлек сайлаучылар килә. Алар эшкә барганда тавыш биреп китә, күрәсең. Төп сайлаучылар агымын якшәмбе көнне көтәбез. Ил тормышындагы мондый мөһим вакыйга беркемне дә битараф калдырмас дип ышанабыз.

Фото: Резида ВАЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: