+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 сентябрь 2021, 11:53

“Безнең тавыш ишетелсен!”

Күпбалалы ана Анюта Вайтиева шулай ди.

“Безнең тавыш ишетелсен!”
“Безнең тавыш ишетелсен!”

Краснокама районында сайлау участоклары иртәнге сәгать сигездә оешкан төстә ачылды. Һәркайда музыка уйный, сайлау бәйрәм төсе алды. Район буенча 21298 кеше тавыш бирәчәк, барлыгы 37 сайлау участогы эшли.

Никольск авылындагы 2356нчы сайлау участогы иртә белән  җанланды. Беренчеләрдән булып тавыш бирергә килгәннәр арасында күпалалы ана Анюта Вайтиева да бар.

- Без тормыш иптәшем белән биш бала тәрбиялибез, ирем вахта ысулы белән Себердә эшли, мин - авылдагы "У дачи" дигән кибеттә сатучы. Үз йортыбыз белән яшибез, тормышыбызга зарланырлык түгел, күпбалалы гаиләләргә Хөкүмәт тарафыннан даими ярдәм күрсәтелә, быел менә укучы балаларга унар мең сум акча бирделәр – бу безнең өчен бик зур ярдәм булды, бу акча балаларны мәктәпкә әзерләргә тотылды. Гомумән, илебез җитәкчелеге тарафыннан социаль өлкәгә игътибар зур. Мин, әлбәттә, тавыш бирүдән читтә кала алмыйм – бу безнең гражданлык бурычыбыз. Илебез алга таба да матур, ныклы булын өчен һәркем үз тавышын бирсен иде! Без, күпбалалы гаиләләр, илебезнең киләчәген үстерәбез, шуңа безнең тавыш ишетелсен! – ди Анюта Альберт кызы.

Гөлнара Гыйлемханова.

Краснокама районы.

Автор фотосы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: