17 һәм 18 сентябрьдә көн азагында күзәтүчеләр барында бланклар урналардан шәхси номерлы сейф-пакетларга күчәчәк. Ябылу линиясендә участок сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш хокукы булган ике әгъзасы кул куячак. Һәр пакетка акт төзелә, алар бланклар белән бергә ябылып куелачак, әмма күзәтүчеләр һәм участок сайлау комиссиясенең барлык әгъзалары аның күчермәсен алырга хокуклы. Актта тавыш бирү өчен участоктан тыш бирелгән бланклар һәм гаризаларның саны күрсәтелә.
Пакетлар санкцияләнмәгән ачылудан якланган: ябышкак тасманы пар яки химик матдәләр ярдәмендә ачып булмый, ә ул өзелгәндә сизеләчәк һәм «Пакет вскрыт» дип язылачак. Пакетның ян яклары шул ук рәвешле якланган. Ул бары тик аскы яктан гына ачыла.
Ябык сейф-пакетлар куелган махсус урыннарда видеокамералар куелачак. Аларны 19 сентябрьдә 20.00 сәгатьтән соң тавышларны санау алдыннан ачачаклар. Әгәр пакет зыян күргән икән, андагы бюллетеньнәр гамәлдә түгел дип саналачак.
Фото: Башинформ