Республика халкы Дәүләт думасына депутатлар сайлаячак, шулай ук, өч сайлау округы – 29нчы Толбазы, 43нче Краснохолм һәм 55нче Буй сайлау округлары буенча төбәк парламентына өстәмә сайлауларда катнашачак. Муниципаль дәрәҗәдә Уфа, Белорет һәм Бөре шәһәре советларына, Уфа районының Йоматау авыл Советы депутатларын, шулай ук, республиканың башка районнарына, шәһәр һәм авыл биләмәләренә депутатларны өстәмә сайлаулар үтә.Сайлаучылар исемлегенә 3 миллионнан артык кеше кертелгән. 3364 участок сайлау комиссиясе урындагы вакыт белән 08:00дән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.Участокларда сайлаучыларга шәхси саклану чаралары — битлекләр, перчаткалар, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар бирелә. Барлык сайлаучыларның да температурасы үлчәнәчәк. Участокларга керү һәм чыгу юллары мөмкин булганча бүленгән.Коронавирус эпидемиясе шартларында тавыш бирү өч көн уза. Бу кешеләрнең бер урында күпләп җыелуыннан котылырга ярдәм итәчәк — участокларда бер үк вакытта сайлаучылар өч тапкыр кимрәк булачак. Өч көнлек тавыш бирү – ул хәвефсез генә түгел, уңайлы да.Участокларда социаль дистанция саклау зарур. Барлык өслекләр дә һәр дүрт сәгать саен дезинфекцияләнә.Сайлау барлык катнашучылар өчен хәвефсез булсын өчен Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе һәм “Роспотребнадзор” узган ел ук төзелгән килешү кысаларында берничә тәкъдим әзерләгән."Шуны да билгеләп үтәсем килә, сайлау участогында эш көне дәвамында булган һәр кеше мотлак вакциналанган булырга тиеш", – дип хәбәр итте “Роспотребнадзор” җитәкчесе Анна Попова. Ул сайлау комиссияләре әгъзалары, күзәтүчеләр турында сүз бара, дип ачыклык кертте.Төбәктә тавыш бирүнең тулы картинасын 1320 камера буенча күзәтергә мөмкин булачак. Алар участок сайлау комиссияләренә урнаштырылган. Моннан тыш, участокларда дистәләгән мең күзәтүче һәм 500дән артык журналист эшләячәк.