+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 сентябрь 2021, 14:41

"Дәүләт думасына сайлаулар - мөһим сәяси вакыйга..."

17 сентябрьдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Русия Федерациясенең сигезенче чакырылыш Дәүләт думасына сайлауларда тавыш бирүдә катнашты.

"Дәүләт думасына сайлаулар - мөһим сәяси вакыйга..."
"Дәүләт думасына сайлаулар - мөһим сәяси вакыйга..."
- Бүген бу минем өчен өстенлекле мәсьәлә булды, чөнки Дәүләт думасына сайлаулар - мөһим сәяси вакыйга. Нинди закон проектлары кабул ителәчәге һәм илебезнең барлык өлкәләрдә ничек үсешәчәге аның составына кем керүенә бәйле. Шуңа мин сайлауларның беренче көнендә үк тавыш бирдем, - диде Андрей Назаров.

Шулай ук Премьер-министр сайлауларның өч көнлек системасы сайлау участокларында коронавирус инфекциясе йоктыру хәвефен киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте.

- Бүген пандемия әле тәмамланмаган, һәм мин кешеләр уңайлы һәм чиратсыз, үзләре өчен уңайлы көндә тавыш бирә ала дип саныйм, - дип шәрехләде Андрей Назаров.

Республика халкы 3 403 сайлау участогында, шул исәптән дәваханәләрдә, сак астында булган урыннарда, шифаханәләрдә, вокзалда, картлар йортларында тавыш бирә ала.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: