-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 сентябрь 2021, 16:22

Хокук бозулар табылмаган

Сайлау участоклары ничек эшли?

Хокук бозулар табылмаган
Хокук бозулар табылмаган

Җәмәгать штабының сайлауларны күзәтү буенча мобиль төркеме Уфаның сигез сайлау участогында булды. - Җитди хокук бозулар тапмадык, - дип сөйләде төркем әгъзасы, кеше хокуклары буенча Мәскәү бюросы директоры урынбасары Валерий Аббасов.

- Участокларда кешеләр күп иде. Шуңа бәйле рәвештә социаль дистанция һәрвакытта да үтәлмәде, әмма участок сайлау комиссияләре рәисләре сайлаучыларга аны үз вакытында тергезергә киңәш итте. Мобиль төркем әгъзалары видеокүзәтү камераларының ничек урнашуын карады: алар бюллетеньнәр, тавыш бирү кабиналары, комиссия сейфлары һәм тоташ эшчәнлек белән кызыксынды. Шулай ук сайлау процессының барлык катнашучыларын урнаштыруга һәм санитар-эпидемиологик нормаларны үтәүгә игътибар иттеләр.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: