Сайлауларны күзәтү буенча Иҗтимагый штаб колл-үзәге эшен дәвам итә. 13.30 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, 2021 елда сайлауларны күзәтү буенча Иҗтимагый штаб колл-үзәгенә 20 шалтырату килгән.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең яртысы диярлек үз сайлау участогының адресын ачыклау өчен шалтыраткан, аерым очракларда - участок сайлау комиссиясенең телефон номерын белү өчен. Кайберәүләр нинди сайлаулар үткәрелүе, бу көннәрдә кемне сайлавыбыз турында кызыксына. Башкаланың Киров районында бюллетеньне башкорт телендә бирмәүләренә зарланганнар. Ике шалтырату "Бәйсез иҗтимагый мониторинг" ассоциациясе белән үзара бәйләнешкә багышланган, аерым алганда, "НОМ" кушымтасының гражданнар һәм күзәтүчеләр мөрәҗәгатьләрен кабул итү эше белән кызыксынганнар. Бер хатын колл-үзәккә 85 яшьлек әтисе өчен вәгъдә ителгән күчмә тавыш бирүне тизләтү белән мөрәҗәгать иткән.