Сайлау участокларында күзәтүчеләр дә актив эшли. Һәр партия вәкилләре андагы сайлауларның гадел үтүен тәэмин итә.
- Күзәтүчеләр турындагы мәгълүмат 13 сентябрьгә кадәр җибәрелергә тиеш иде. Аннан соңгылар теркәлмәде, - диде Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Панчихина.
- Бер партиядән, субъекттан берьюлы берничә күзәтүче була алмый. Сайлау участоклары моңа игътибар итсен иде. Чыннан да, республиканың кайбер территориаль участокларында бер партиядән берничә күзәтүче булуы мәгълүм булды. Андый вакытта әлеге партия вәкилләре әлеге участокта кайсы күзәтүче каласын хәл итәргә тиеш.