"Инцидент менеджмент" системасы үз эшен дәвам итә. Республика белән идарә итү үзәгенә бүген сайлауларга багышланган сораулар килә.
- Мәләвез районының Җиргән авылында мәсәлән, сайлау участогы "Колосок" балалар бакчасында урнашкан. Урында яшәүче моңа карата ризасызлык белдергән. Шунда ук бу хәлгә район башлыгы Рөстәм Шәмсетдинов җавап та язган. Җитәкче әйтүенчә, биредә ике сайлау участоны бар. Аның берсе мәдәният йортында урнашкан. Сайлаулар үткәрү өчен башка бина булмавын да әйткән ул.
Елена Прокачовская әйтүенчә, шул рәвешле сайлауларга багышланган ризасызлыкны вакытында ачыклап була. Әмма социаль челтәрләрдә башка темага кагылышлы сораулар да күп.
Фото: tuvest.ru