+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 сентябрь 2021, 19:59

Сайлауда тавыш бирүчеләр "Рәхмәт" алачак

Ул кибетләрдә төрле ташламалар бирә.

Сайлауда тавыш бирүчеләр "Рәхмәт" алачак
Сайлауда тавыш бирүчеләр "Рәхмәт" алачак

Уфада өченче тапкыр "Рәхмәт" акциясе уза. Ул бары тик сайлау көннәрендә генә үткәрелә: сайлау участогында тавыш биргән шәһәр халкына төрле товарлар һәм хезмәтләр өчен ташламалар алырга мөмкин булган махсус беләзекләр бирелә.

Уфада 300дән артык оешма ташлама тәкъдим итә. Бу - автоостаханәләр, даруханәләр, оптикалар, кибетләр, матурлык салоннары, музейлар, күңел ачу парклары һ.б. Тулы исемлекне рахмат 102.рф сайтында карарга мөмкин. Ташламалар күләме - 2-100 процент, браслетны куллану шартлары шулай ук төрле, кемдер ел ахырына кадәр ташламалар тәкъдим итә, кемдер бүләкләр бирә. Оештыручылар кисәтә: беләзек һәм ташламалар алу өчен сайлау участогына билгеле бер вакытта килергә кирәк. Уфада беләзекләр 17 сентябрьдә 20.00 сәгатькә, 18, 19 сентябрьдә 08.00дән 14.00 сәгатькә кадәр таратыла. Беләзекләр саны чикләнгән!

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: