+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 сентябрь 2021, 09:41

Сайлауларда халык актив катнашсын!

Бүген иртәнге 8 сәгатьтә республиканың һәр сайлау участогы ишекләрен ачты.

Сайлауларда халык актив катнашсын!
Сайлауларда халык актив катнашсын!

Бүген иртәнге 8 сәгатьтә республиканың барлык сайлау участоклары ачылды. Моның турында республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов белдерде.

- Әлеге вакытта республикада 1320 камера сайлауларны күзәтә. Шулай ук әлеге чарага 230 КОИБ җәлеп ителде. Сайлауларда 23 меңнән күбрәк күзәтүче теркәлде. Аеруча "Бердәм Русия", "Гадел Русия" партияләреннән күзәтүчеләр күп. Шулай ук 500гә якын журналист аккредитация үтте. Аларның һәркайсы сайлауларны күзәтәчәк, - диде ул.

Бүген беренче көн. Кемдер участокларга килеп тавыш бирсә, өйдә тавыш бирүчеләр дә бар. Мөмкинлекләре чикле, кечкенә бала тәрбияләүче әниләр һәм башкалар шул рәвешле үз тавышын бирә алачак. Шулай ук төпкел авылларда, сайлау участогы булмаган урыннарда да сайлаулар үтә. Моның өчен урында сайлау участогы хеәмәткәрләре автобусларда, яисә ниндидер бинада аларны кабул итәчәк.

Коронавирус таралу нәтиҗәсендә сайлаучыларның сәламәтлеге мөһим. Һәрбер участокта антисепликлар һәм башка саклану чаралары каралган. Чыннан да, ил һәм республика өчен мөһим булган бу чарадан беркем дә читтә калмаска тиеш. 119 участокта тораклары булмаучылар тавыш бирә ала. Тавыш бирү өчен аларның паспорты гына кирәк. Әлеге сайлау кампаниясендә, Дәүләт думасына, Дүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлаудан тыш, урындагы советларга да сайлаулар бара. Атап әйткәндә, республикада 170тән күбрәк төрле юнәлештәге сайлаулар бара.

- Республикага башка илләрдән дә күзәтүчеләр килүе көтелә. Халыкара партнерлар белән һәрвакыт хезмәттәшлек итәргә әзербез. Алар республикада сайлауларның ничек үтүен карый алачак, - диде Марат Гадилов.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: