-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 сентябрь 2021, 11:19

Туймазы матур, якты булсын!

Яңа проект яңа мөмкинлекләргә юл ача.

Туймазы матур, якты булсын!
Туймазы матур, якты булсын!

"Туймазыда без "Акыллы шәһәр" проектын эшләтеп җибәрдек, аның кысаларында "Анык эшләр" программасы буенча да шәһәрнең Әгертамак микрорайонында урам яктырту челтәрләрен капиталь ремонтлауны төгәлләдек, - дип яза социаль челтәрләрдә Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов.

Микрорайонда тышкы яктырту белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы барлыкка килде. Нәрсә бу? Ул - тулысынча көйләнгән система, операторларга яктыртудагы җитешсезлекләр турында хәбәр итү өчен кире элемтә белән җиһазланган. SMART яктырту системасының зур плюсларына аның мөстәкыйль рәвештә якты көн озынлыгына яраклашуын кертергә мөмкин. Территория яктылык җитәрлек булган вакытта яктыртылмый. Электр энергиясен шактый экономияләү килеп чыга.

"Акыллы шәһәр" безгә нәрсә бирә - бу, беренче чиратта, хәвефсезлек. Урамнарда һәм автомобиль юлларында гына түгел, тәүлекнең караңгы вакытында кешеләр була ала торган ишегалларында, паркларда да". Шуны билгеләп үтәргә кирәк, "Акыллы шәһәр" проекты "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты һәм "Санлы икътисад" гомумдәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: