Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 сентябрь 2021, 21:50

Уңышлар сезгә, биатлончылар!

Республикада спорт үсеше сезнең кулларда!

Уңышлар сезгә, биатлончылар!

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үсмерләр арасында биатлон буенча җәйге Русия беренчелегенә старт бирде. Ярышларны ачу тантанасы Уфа биатлон комплексы базасында узды, аңа быел 20 яшь тулды.

Республика җитәкчесе Русия Биатлончылар берлеге президенты Виктор Майгуровка ярышларны нәкъ менә Уфада үткәрү карары өчен рәхмәт белдерде, ярышта катнашучыларга гадел көрәш теләде, шулай ук Башкортстанда әлеге спорт төрен үстерүгә өлеш керткән тренерларга һәм ветераннарга рәхмәт хатлары тапшырды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова