Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча махсус урында тотылган административ кулга алынган гражданнар өчен тавыш бирүнең беренче көне тәмамланды. Башкортстан Республикасының Иҗтимагый күзәтү комиссиясе хәбәре буенча, учреждениедә булган 24 административ кулга алынган гражданның 6сы тавыш биргән, калган 18е шәхси сәбәпләр аркасында баш тарткан. Тавыш бирү 119нчы сайлау участогыннан күчмә сайлау урналарын бу махсус урынга китерү юлы белән башкарылган. Яшәү урыны буенча теркәлгән административ кулга алынган гражданнар әлеге махсус урында (Уфа, Колгуев урамы, 27) атап үтелгән сайлау участогында тавыш бирүне сорап участок сайлау комиссиясе рәисе исеменә алдан гариза тапшырганнар.
Махсус кабул итү бүлмәсендә тавыш бирү 19 сентябрьдә дәвам итәчәк.