-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 сентябрь 2021, 11:30

Ветераннар һәм күпбалалы ата-аналар - игътибар үзәгендә

Благовар районында, законга ярашлы, сайлау участоклары бүген иртәнге 8 сәгатьтә эшли башлады. Языково авылының 1473 санлы Социалистик сайлау участогында беренче булып Илдар Хәсәнов урамында яшәүче Илдар Ямалетдинов тавыш бирде.

Ветераннар һәм күпбалалы ата-аналар - игътибар үзәгендә
Ветераннар һәм күпбалалы ата-аналар - игътибар үзәгендә

Һөнәрчелек училищесының тулай торагында урнашкан сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирергә килүчеләрне итәгатьле каршы алып, хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үти.
Социалистик сайлау комиссиясе рәисе Илнур Гарифуллин әйтүенчә, участокта бер меңнән артык сайлаучы теркәлгән. Алар арасында сугыш һәм хезмәт ветераннары, шулай ук күпбалалы ата-аналар да бар.
- Бу категория сайлаучылар безнең игътибар үзәгендә, - ди Илнур Халит улы. - Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиңләштерелгән, Ленинград блокадасын кичергән Валентина Поповнина хәзер шактый өлкән яшьтә. Ризалыгын алып, аның йортына барырга килештек, ул уңайлы шартларда йортында тавыш бирәчәк.
Районның башка сайлау участокларында да тавыш бирү оешкан шартларда үтә. Электрон форматта тавыш бирүчеләр белән бергә, сайлауга участокларга килүчеләр дә күп кенә.

Фото: Автор фотосы.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: