Сайлауда беренче тапкыр катнашкан яшьләр киләчәктә үзләре депутат булу турында уйлый.
Тәтешле районының Шулган авылынан Мария Степовикны һәм Краснокама районының Арлан авыл советыннан Анастасия Дмитриеваны, Никольск авыл советыннан Валерий Вайтиевны бер нәрсә берләштерә – алар өчесе дә быел беренче тапкыр тавыш бирә.
– Зур бер эш башкарган кебек. Кулга паспорт алганда шушындый охшаш хисләр кичерелгән иде, әле янә бер кат үзебезнең илнең тулы хокуклы гражданнары икәнлегебезне тойдык. Моңарчы булган хокукларга тавыш бирү хокукы да өстәлде. Хәтта горурлык та кичердем бу уңайдан. Шулай ук зур җаваплылык та кичердем – димәк, бүгеннән алып минем тавышым да мәгънәгә ия, – ди Мария.
– Бүген без үзебез сайлыйбыз. Кем белә, бәлки, киләчәктә, безне сайларлар, бүген беренче тапкыр тавыш бирүчеләр арасында булачак депутатлар, сәясмәннәр дә бардыр, – ди Валерий.
Яшьләр актив, аларның киләчәккә шундый планнар белән яшәве шатлыклы.
Гөлнара Гыйлемханова.
Автор фотосы.