Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 сентябрь 2021, 19:05

Өйдә дә тавыш биреп була!

Коронавирус йоктыру аркасында үзизоляциядә булган сайлаучылар өйләрендә тавыш бирә ала.

Өйдә дә тавыш биреп була!

Моның өчен теркәлү урыны буенча сайлау комиссиясенә шалтыратырга һәм заявка калдырырга кирәк. Сайлау комиссиясе аны карый һәм сайлаучының өенә бара.
Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штабның колл-үзәгенә шундый мөрәҗәгать килгән. Сайлаучының шәхсән сайлау комиссиясенә шалтыратырга һәм заявка калдырырга тиешлеге аңлатылган.
Өйдә тавыш бирүче янына чыгучы сайлау комиссиясе әгъзалары шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителергә тиеш.

Фото: vologda.bezformata.com

 

Автор:Ләйсән Якупова