-15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 сентябрь 2021, 11:55

Депутатлар нәрсә белән шөгыльләнә?

Дәүләт думасының эшчәнлеге нидән гыйбарәт?

Депутатлар нәрсә белән шөгыльләнә?

Бүген Русия Дәүләт думасына депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирү дәвам итә. Быел сайлаучыларга күп вакыт уйларга бирелде - сайлаулар өч көн дәвам итә. Дәүләт думасының нәрсә белән шөгыльләнә соң?

Дәүләт думасы - 5 елга яшерен тавыш бирү юлы белән сайлап алына торган 450 депутаттан тора. Хәзерге вакытта Башкортстаннан Дәүләт думасында 15 кеше бар. Халык тарафыннан сайланган депутатлар даими нигездә эшли, башка хакимият органнары һәм урындагы үзидарә органнары депутатлары була алмый, шулай ук башка түләүле эшчәнлек белән шөгыльләнергә тиеш түгелләр (укытучылар, фәнни һәм иҗат эшләрен исәпкә алмаганда).

Дәүләт думасының комитетлары һәм комиссияләре депутатлар тәкъдим иткән закон проектларын карыйлар, аларны анализлыйлар һәм тыңлаулар үткәрәләр. Дәүләт думасының мөмкинлекләре һәм вәкаләтләре Русия Конституциясендә теркәлгән. Төп функция - закон чыгару эшчәнлеге.

Фото: gorobzor.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова