-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 сентябрь 2021, 20:30

Гаделлектә шикләнсәң, штабка шалтырат!

Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штабта сайлаучылардан килгән сорауларның бер өлеше мобиль төркемнәр урынга чыкмыйча хәл ителә.  

Гаделлектә шикләнсәң, штабка шалтырат!
Гаделлектә шикләнсәң, штабка шалтырат!

Әйтик, бүген штабка өйдә тавыш биргән өлкән яшьтәге ханым мөрәҗәгать иткән (ул 80 яшьтән өстә). Ул үзенең йортына чынлап та сайлау комиссиясе әгъзалары килү-килмәве белән кызыксынган, аңа кул кую өчен бюллетень урынына ниндидер башка документ бирмәгәннәрме дип шикләнгән.

Иҗтимагый штаб әгъзасы Әминә Ханнанова, 482нче участокның сайлау комиссиясе белән элемтәгә кереп, өйдә тавыш бирү фактының чыннан да булуын ачыклаган. Шуннан соң ул сайлаучыга шалтыраткан һәм аны тынычландырган.

Әминә Рәис кызы сөйләвенчә, Иҗтимагый штаб телефонына еш кына быелгы сайлаулар турында мәгълүмат алу, яшәү адресы буенча сайлау комиссиясе участогын белү өчен шалтыраталар.

Иҗтимагый штаб телефоны тәүлек буе эшли. Аның номеры: 8(347) 2181774.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: