+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 сентябрь 2021, 21:55

Хокук бозулар турындагы хәбәр расланмады

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре күзәтүчеләр шалтыратуы буенча Уфа районының Таптык авылында 3078нче сайлау участогына барган һәм сайлауларда җинаять составын тапмаган.  

Хокук бозулар турындагы хәбәр расланмады
Хокук бозулар турындагы хәбәр расланмады

Биредәге сайлау комиссиясе рәисе Сергей Жуков сөйләгәнчә, полиция бернинди җинаять эшләрен тапмаган һәм җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар чыгарган.

— Факт буенча анда ниндидер фамилияләр һәм номерлар белән аңлаешсыз ксерокопияләр бар иде. Аларның каян килгәнлеген беркем дә белми. Бу хәл
- гади фейк. Шундый ук провокацияне Уфаның Совет районында оештырдылар, бу - аларның трюклары, - диде Сергей Жуков.

Элегрәк мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Уфа районының Таптык авылында 3078нче сайлау участогында өстәл астында паспорт мәгълүматлары язылган кәгазьләр табылган. Күзәтүчеләр полиция чакырткан.

Бөрҗәндәге участоктагы “вброс» та гадәти тест үткәрү булып чыкты. Тавыш бирүнең икенче көнендә социаль челтәрләрдә шундый видео пәйда булды - анда сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирү өчен тартмаларга берничә бюллетень сала. Видеода булган вакыйгаларның датасы һәм вакыты билгеләнгән: 2021 елның 18 сентябре, 12: 17. Эшнең Иске Собхангол авылында сайлау участокларының берсендә баруы ачыклана.

Бөрҗән районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Салават Уразаев чынлыкта барысының да ничек булганын сөйләде. Аның сүзләренә караганда, роликта Иске Собхангол мәдәният йортында урнашкан сайлау участогы төшерелгән, анда сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы урнаштырылган.

- Сайлау комиссиясе әгъзалары участокта видеокүзәтү һәм инструкцияләр буенча катгый эш алып барылуын белә. 18 сентябрьдә көндез датаның дөрес билгеләнмәве ачыкланды. Мөстәкыйль рәвештә төзәтә алмаганнар, аппаратны яңадан эшләткәннәр, тест режимына куйганнар, инструкция таләп ителгәч, тест үрнәкләрен эшләтеп җибәргәннәр, тавышларны санаганда алар исәпкә алынмый. Хәзер тавыш бирү өчен гадәти тартма алыштырылды.

- Әйе, мондый тест үткәрелә торган билгеле регламентлар, Үзәк сайлау комиссиясе инструкцияләре бар, мин монда бернинди хокук бозулар күрмим, - ди политолог Валех Габбасов.

Искәртеп узабыз, рәсми мәгълүматлар буенча, тавыш бирүнең беренче тәүлегендә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенә участокларда тәртип бозулар турында берничә генә шикаять килгән, аларның берсе дә расланмаган.

Фото:
tehachapicitizens.org

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: