+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 сентябрь 2021, 13:59

Хокук бозуларга юл куелмас

17-19 сентябрьдә Русия гражданнары өч көнлек тавыш бирүдә катнаша. Аларның хәвефсезлеген полиция хезмәткәрләре тәэмин итә.

Хокук бозуларга юл куелмас
Хокук бозуларга юл куелмас

2021 елда эпидемиологик хәл киеренке булу сәбәпле, сайлауларны өч көн дәвамында үткәрү турында карар кабул ителгән иде.

Сайлау участокларында җитди санитар-эпидемиологик чаралар кертелгән: тавыш бирүчеләргә битлекләр, шәхси ручкалар бирәләр, сайлау комиссиясе әгъзалары саклагыч экран артында, яки 1,5 метр арада утыра.

Әмма санитар-эпидемиологик нормаларның үтәлешен генә түгел, 2021 елгы сайлауларны да күзәтү мөһим. Һәр сайлаучының иминлеге тавыш бирүдә мөһим булып кала. Сайлау участокларында җәмәгать тәртибен полиция хезмәткәрләре күзәтә.

Сайлауларны уздырганда хокук саклау органнары хезмәткәрләре сайлау участогында һәм аның янәшәсендәге территориядә иминлекне тәэмин итә.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре түбәндәге чаралар комплексын тормышка ашыра:

- югары сайлау комиссиясеннән участок сайлау комиссиясенә сайлау бюллетеньнәрен таратуны озата бару;

- участок сайлау комиссияләре биналарын һәм сайлау документларын саклау;

— тавыш бирү көнендә һәм тавыш бирү вакыты тәмамланганнан соң, участок сайлау комиссияләре әгъзаларына аларның законлы эшчәнлеген гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү, шул исәптән аларга каршылык күрсәтү яисә куркыныч янаганда, аларга ярдәм күрсәтү;

- сайлау законнарын бозуларны ачыклау һәм бетерү буенча участок сайлау комиссияләре белән хезмәттәшлек итү.

Шул ук вакытта полиция хезмәткәре сайлау процедураларына тыкшынырга тиеш түгел: ул сайлаучыларга консультация бирми, шәхси характердагы сөйләшүләргә керми. Әгәр тавыш бирүченең сораулары булса, хезмәткәр гражданны сайлау комиссиясе әгъзасына үткәрергә тиеш.

Сүз уңаеннан, 18 сентябрьнең 12:00 сәгатенә Башкортстанда полиция хезмәткәрләре бернинди хокук бозу очрагын ачыкламаган. Алар штат режимында сайлау участокларында иминлекне саклауны дәвам итә.

Ә менә Мәскәүдә сайлау участокларының берсендә полиция бер хокук бозучының эшчәнлеген туктаткан. Башкалада участокка килеп кергән һәм берничә минут полиция хезмәткәрләреннән уңышлы яшеренгән енот та "тавыш бирергә" булган. Мәскәүдә сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Алексей Венедиктов, ул тавыш бирү процессына комачауламады, дип билгеләп үтте.

Фото: static.mvd.ru

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: