Нефтекама халкы шатланып бетә алмый - сайлауның беренче көнендә шәһәргә җылы бирелә башлады. Югыйсә, мәктәптә һәм балалар бакчаларында салкын булганлыктан, балалар чирли башлаган иде. Ә бу исә, үзең бирешмәсәң дә, бала белән больничныйда утырырга кирәк, дигән сүз.
Шулай ук сайлау көнне шәһәрдә "Милләт кроссы" үтте, спорт сөючеләр анда теләп катнашты. Сайлауның икенче көнендә, ягъни бүген, шәһәрдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә. Халык сайлау участогыннан турыга ярминкәгә китә, кирәк-ярагын юнәтә.
Моннан тыш, инде традиционга әйләнгән "Рәхмәт" акциясеннән файдаланып, халык ташлама белән кибетләрдән кирәкле товар сатып ала.
- Хәтта теш клиникасы да бу көнне "Рәхмәт" акциясенә кушылып, браслет белән барсаң, ташлама ясый икән, менә шунда юл тоттык әле, - ди 57 яшьлек Фәгыйлә Солтанова.
Барлык сайлау участокларына да уңышлы эш көне телибез!
Гөлнара Гыйлемханова.