+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 сентябрь 2021, 09:45

Кичә сайлаучыларның 25,3 проценты тавыш биргән

«Сайлаулар төне-21” матбугат үзәгендә брифинглар, сайлаулар барышы турында сөйләшүләр дәвам итә. Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе урынбасары Марат Гадилов беренче көн нәтиҗәләре турында сөйләде.  

Кичә сайлаучыларның 25,3 проценты тавыш биргән
Кичә сайлаучыларның 25,3 проценты тавыш биргән

Марат Венер улы билгеләвенчә, сайлауларның беренче көне әйбәт үткән, республикадагы барлык сайлаучыларның 25,3 проценты тавыш биргән.

Уфада сайлаучыларның 25-30 проценты сайлау участокларына килгән. Хәтта кайбер участокларда кешеләрнең күпләп җыелып киткән очраклары турында мөрәҗәгатьләр дә булган. Шулай да беркайда да зур чиратлар күзәтелми, барлык санитар таләпләр үтәлә.

Марат Гадилов аеруча авыл кешеләренең активлыгын билгеләде. Салават, Сибай шәһәрләрендә, Благовар, Балтач, Нуриман районнарында сайлаучыларның 30 проценты килгән.

Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе урынбасары ассызыклавынча, кичә сайлау участокларында бернинди критик хәлләр, гадәттән тыш очраклар булмаган.

Марат Гадилов бүгенгә фаразлар бирмәвен, шулай да сайлаучыларның бу көнне дә актив булуларына ышанычы барлыгын билгеләде.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү өч көн рәттән урындагы вакыт белән 8.00дән 20.00гә кадәр уза. Тавыш бирү өчен Русия Федерациясе гражданына актив сайлау хокукына ия булырга һәм үз сайлау участогыңа шәхесне раслаучы документ белән килергә кирәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: