Аның сүзләренә караганда, бу сумма ахыргы түгел һәм яңадан исәпләгәннән соң тагын 10-15 процентка артырга мөмкин. “Исәп-хисап ясау төгәлләнгәч, алар федераль властьларга сентябрь азагында җибәреләчәк", - ди Куэно.
Le Courrier гәзите билгеләп үткәнчә, 13 сентябрьдә Женеваның Дәүләт советы Социаль-демократик партия депутаты таләбе буенча ике лидерның сөйләшүләренә киткән чыгымнар турында мәгълүматларны бастырган. Мәгълүматларга караганда, очрашуның хәвефсезлеген тәэмин итүгә 5,6 миллион доллар сарыф ителгән, шәхси оешмалар эшенең тукталып торган көне бюджетка 556 мең долларга төшкән, тагын 239 мең доллар — протокол хезмәтләре эшенә, ә 3,2 миллион доллар журналистларны йөртү һәм кейтерингка тотынылган.
Владимир Путин һәм Джо Байден сөйләшүләре 16 июньдә Женевада Вилле Ла Гранж шәһәрендә узды. Дәүләт лидерлары өч сәгать ярым дәвамында аралашты. Очрашу нәтиҗәләре буенча аларның уртак гаризасы басылып чыкты. Шуннан соң АКШ Дәүләт секретаре Энтони Блинкен, очрашу стратегик тотрыклылык һәм коралларны контрольдә тоту эшенә уңай йогынты ясады , дип белдерде.
Фото: Reuters