+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 сентябрь 2021, 21:00

Республика сайлаучыларының яртысы тавыш биргән

“Сайлаулар” автоматлаштырылган дәүләт системасы күрсәткечләре буенча, бүген 20 сәгатькә Башкортстанда исемлекләргә кертелгән сайлаучыларның 48,53 проценты тавыш биргән.  

Республика сайлаучыларының яртысы тавыш биргән
Республика сайлаучыларының яртысы тавыш биргән

Ике көндә республикада барлыгы 1 287 800 кеше гражданлык бурычын үтәгән.

Иртәгә - сайлауларның соңгы көне. Сайлау участоклары иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр ачык булачак.

Уфада бүген "Сайлаулар төне. Сайланганнар вакыты” матбугат үзәгендә сайлауларны күзәтү буенча Иҗтимагый штаб әгъзасы, Башкортстанның Иҗтимагый палатасының гражданнар хокукларын һәм ирекләрен яклау, Гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү, җәмәгать контроле һәм җәмәгать советлары белән хезмәттәшлек комиссиясе рәисе урынбасары Валех Аббасов өченче көнне дә үткән ике тәүлектәге кебек тыныч булуын, җитди булмаган хокук бозулар булмасына өмет итүен әйтте.

Фото: Олег Яровиков

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: