-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 сентябрь 2021, 08:30

Сайлауларның икенче көне башланды

Иртәнге сигездә барлык сайлау участоклары бүген дә ишекләрен ачты. Кичәге көн чараның оешкан төстә үтүен дәлилләде. Сайлау участокларында барлык санитар таләпләр, хәвефсезлек кагыйдәләре үтәлә.

Сайлауларның икенче көне башланды
Сайлауларның икенче көне башланды

Иртәнге сигездә барлык сайлау участоклары бүген дә ишекләрен ачты. Кичәге көн чараның оешкан төстә үтүен дәлилләде. Сайлау участокларында барлык санитар таләпләр, хәвефсезлек кагыйдәләре үтәлә.

Сайлауларның беренче көне тыныч шартларда узды. Күзәтүчеләр барлык нормаларны үтәүне җентекләп күзәтте.

Күзәтүчеләр арасында чит ил гражданнары да бар иде, шул исәптән Германия һәм Никарагуа вәкилләре дә. Чит ил экспертлары тавыш бирүнең бөтен процессын өйрәнде: сайлаучылар тарафыннан бюллетеньнәр алудан алып, тавыш бирү өчен кабиналар һәм урналар булдыруга кадәр.

Сайлау участокларының эшен анализлап, партия вәкилләре белән аралашып, алар сайлауларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

“Рәхмәт” акциясе дә күпләрне чарада катнашырга дәртләндерә.
Республика кешеләре 3403 сайлау участогында тавыш бирә ала. Шул исәптән дәваханәләрдә, шифаханәләрдә, вокзалларда, картлар йортларында.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: