+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 сентябрь 2021, 20:55

Сайлауның икенче көнендә дә хокук бозулар теркәлмәде

Сайлауларның ике көне дә тыныч шартларда узды.  

Сайлауның икенче көнендә дә хокук бозулар теркәлмәде
Сайлауның икенче көнендә дә хокук бозулар теркәлмәде

Сайлауларның ике көне дә тыныч шартларда узды.

Күзәтүчеләр барлык нормаларны үтәүне җентекләп күзәтә. Алар арасында чит ил вәкилләре дә бар, шул исәптән Германия, Словакия һәм Никарагуа вәкилләре дә.

Чит ил экспертлары тавыш бирүнең бөтен процессын өйрәнде: сайлаучылар бюллетеньнәр алудан алып, тавыш бирү өчен кабиналар һәм урналар булдыруга кадәр.

Сайлау участокларының эшен анализлап, партия вәкилләре белән аралашып, алар сайлауларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез: тавыш бирү өч көн рәттән урындагы вакыт белән 8.00дән 20.00гә кадәр уза. Тавыш бирү өчен Русия Федерациясе гражданына актив сайлау хокукына ия булырга һәм үз сайлау участогыңа шәхесне раслаучы документ белән килергә кирәк.

Фото: ufa.bezformata.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: