+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 сентябрь 2021, 20:50

Соңламагыз: бер көн калды!

Сайлауның икенче көне тәмамланды. Сайлау участоклары ябылды.

Соңламагыз: бер көн калды!
Соңламагыз: бер көн калды!

Сайлауның икенче көне тәмамланды. Сайлау участоклары ябылды.

Иртәгә барлык сайлау участоклары да иртәнге сигездә ишекләрен ачачак. Тавыш бирергә ике көндә өлгермәгәннәр иртәгә 20.00гә кадәр сайлау участокларына барып өлгерә ала.

Бүгенге көн чараның оешкан төстә үтүен дәлилләде. Сайлау участокларында барлык санитар таләпләр, хәвефсезлек кагыйдәләре үтәлде.

“Рәхмәт” акциясе дә күпләрне чарада катнашырга дәртләндерә. Акция кысаларында күп кибетләрдә ташламалар белән азык-төлек һәм башка товарлар алырга мөмкин.

Республика халкы 3403 сайлау участогында тавыш бирә ала. Шул исәптән дәваханәләрдә, шифаханәләрдә, вокзалларда, картлар йортларында.
Иртәгә гражданлык бурычын үтәргә соң түгел! Уйланырга вакыт аз калып бара.


фото: ufa.bezformata.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: