+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2021, 19:58

Чит ил экспертлары Башкортстандагы сайлау процессына нинди бәя бирде?

Башкортстанга сайлауларны күзәтү өчен килгән чит ил экспертлары төбәктә сайлау законнарын бозу очраклары булмавын билгеләп үтте.

Чит ил экспертлары Башкортстандагы сайлау процессына нинди бәя бирде?
Чит ил экспертлары Башкортстандагы сайлау процессына нинди бәя бирде?

Уфада узган брифингта чит ил күзәтүчеләре, Никарагуа Президентының уллары Даниэль һәм Лауреано Ортега, «Башкортстанда сайлау процессы, барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, тыныч уза», дип белдерде.

- Җәмәгать күзәтүе үзәгендә булып, участокларда видеокамералар урнаштырылганын күрдек. Өч меңнән артык сайлау участогы алар белән җиһазландырылган, тавыш бирү барышын онлайн режимда карарга мөмкин. Видеокүзәтү системасы яхшы. Барысы да үтәкүренмәле», — дип өстәде Никарагуа Югары сайлау советы магистраты Альма Нубиа Бальтонадо Марсенаро Уфада узган «Сайлаулар төне» иҗтимагый матбугат үзәгендә.

Европа күзәтүчеләре дә шундый ук фикердә. Барысы да сайлаучыларның участокларга килүен билгеләп үтте.

- Ихтыяр белдерү процессы ирекле, демократик. Өстәвенә, сайлаулар барышында техник җиһазланыш югары дәрәҗәдә. Минемчә, бу сайлауларны оештыру һәм уздыру өчен иң яхшы Европа стандарты, - дип белдерде журналистларга Европарламент депутаты, Словакия вәкиле Мирослав Радачовски.

Үз чиратында, Германия Федератив Республикасының бундестаг депутаты Штефан Койтер, күпсанлы сайлау участокларында булганнан соң, Башкортстанда сайлаулар турында тулы һәм объектив картина барлыкка килде, дип ассызыклады.

- Мин күп кенә кешеләр, иҗтимагый оешмалар белән аралаштым. Бу минем Русиядә, аерым алганда, Башкортстанда сайлаулар турында объектив фикерем булуы да җитә. Беренче чиратта, сайлау процессының үтәкүренмәлелеге таң калдырды, — дип нәтиҗә ясады бундестаг депутаты.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: