+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2021, 18:51

Чит ил экспертлары безнең сайлаулардан кәнәгать калды

Иҗтимагый күзәтү үзәге өченче көн үз эшен дәвам итә. Бу көннәрдә анда 90нан артык кеше булды. Бүген үзәккә Никарагуа, Германия һәм Европа парламентыннан чит ил делегациясе килде.

Чит ил экспертлары безнең сайлаулардан кәнәгать калды
Чит ил экспертлары безнең сайлаулардан кәнәгать калды
Делегация әгъзалары, Республика Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча һәм гражданлык җәмгыяте советы рәисе Владимир Барабаш белән очрашудан соң, шушы үзәккә барырга теләк белдерде, ул сайлауларны күзәтүнең яңа ысуллары турында сөйләде.

Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Ольга Панчихина үзәкнең эше турында сөйләде, ә кунаклар сораулар бирә алды.

Никарагуадан килгән кунаклар һәр участокта күпме камералар булуы, мониторинглау барышы ничек оештырылуы, хәтта сайлау участогында регистраторның ничек эшләве, төнлә камералар эшлиме, камералардан сейфларга бюллетеньнәрне ничек күчерүләре турында кызыксынды.

- Делегация бик канәгать булды, аларга барысы да бик ошады, алкышларга да күмделәр. Алар үзәк эшенең нәтиҗәлелеген күрде, һәм сайлау участокларының эшен шунда ук карарга мөмкин булган урын барлыгына гаҗәпләнделәр, - диде Ольга Панчихина.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: