+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2021, 18:53

Ерак Көнчыгышта тавыш бирү тәмамланды

Соңгы сайлау участоклары 19 сентябрь көнне Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә (урындагы вакыт 20.00 сәгать) ябылды. Төбәкләрдә тавышларны санау бара.

Ерак Көнчыгышта тавыш бирү барышында закон үтәлешен 20 меңнән артык күзәтүче күзәтте, шул исәптән башка дәүләтләрдән дә. Шулай ук һәр төбәктә Иҗтимагый күзәтү үзәкләре эшләде. Реаль вакыт режимында аннан сайлау участокларында ниләр булганын күзәтеп торырга мөмкин иде. Җитди хокук бозулар теркәлмәгән.

Дәүләт думасы депутатларыннан тыш, Ерак Көнчыгыш халкы төбәк парламентлары вәкилләрен сайлады, ә Хабаровск краенда губернатор сайлау узды.

- Иң мөһиме — тавыш бирүне оештырганда закон бозулар, тавыш бирү нәтиҗәләренә йогынты ясый алырлык закон бозулар теркәлмәде, - дип билгеләп үтте Хабаровск крае сайлау комиссиясе рәисе Денис Кузьменко.

Тавыш бирүдә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү өчен һәр сайлау участогында коронавирус пандемиясе шартларында эпидемиягә каршы катгый таләпләр үтәлгән. Барлык сайлаучыларның да температурасын үлчәгәннәр, аннан соң шәхси саклану чаралары һәм бер тапкыр кулланыла торган ручкалар бирелгән. Тавыш бирүчеләрнең туплануын булдырмас өчен керү һәм чыгу юллары аерылган. Шул ук вакытта сайлау комиссияләренең күпчелек хезмәткәрләре вакциналанган — ил буенча уртача 65 процент.

Сайлауларның башлангыч нәтиҗәләре Калининград өлкәсендә участоклар ябылганнан соң игълан ителәчәк.

Ул вакытка Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә "Сайлаулар ДАС" системасына мәгълүматлар кертеләчәк инде. Хәзерге вакытта Русиянең күпчелек төбәкләрендә тавыш бирү дәвам итә. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, әлегә Русия буенча килү 35 проценттан артык тәшкил иткән.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: