-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2021, 12:28

"Күппартиялелек кирәкме икән?"

«Crownе Plaza» кунакханәсендә урнашкан "Сайлау төне-21" матбугат үзәгендә депутатлыкка кандидатлар, гамәлдәге депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар дәвам итә.

"Күппартиялелек кирәкме икән?"

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, билгеле спортчы-паралимпияче Оксана Савченко журналистларга быелгы сайлау кампаниясе турындагы фикерләрен җиткерде:

- Мин, сайлаучы буларак, үз тавышымны кичә бирдем, - диде ул. - Быел өч көн буена мондый мөмкинлек булуы яхшы, сайлаучылар тавыш бирү көнен сайлап ала, өч көннен берсендә мотлак тавыш бирәчәк дигән ышаныч бар. Сайлауларда катнашучы партияләргә килгәндә, мин аларның кайбер максатларын кабул итә алмыйм. Чөнки аларның күбесе, нигездә, ниндидер эшчәнлек оештыру урынына, билгеле бер партиягә каршы торуга өстенлек бирә. Ә гади сайлаучыга шул эш урыннары, хезмәт хакы, социаль сәясәтнең халыкка хезмәттә булуы мөһим. Шуңа күрә безнең илдәге күп партияләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсез кала, нигездә, аларның икесе, хәтта берсе дә җитәр иде. Дәүләт җыелышы депутаты буларак, элеге вакытта мәктәпләрдә спорт сыйныфлары булдыру буенча эш алып барам. Бу юнәлештә нәтиҗәләр булыр дип ышанам.

 

Автор:Резида Валитова