+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2021, 16:48

Кеше хокуклары буенча совет ни белән шөгыльләнә?

Чит ил кунакларын әлеге совет эше кызыксындыра.

Кеше хокуклары буенча совет ни белән шөгыльләнә?
Кеше хокуклары буенча совет ни белән шөгыльләнә?

Республика Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча һәм гражданлык җәмгыяте совет рәисе Владимир Барабаш чит ил экспертлары белән очрашу үткәрде.

Беренче чиратта, ул кунакларга советның структурасы, максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Никарагуадан Альма Нубия Бальтодано Марсенаро совет эше белән кызыксынды, аның ни өчен кирәк булуы белән кызыксынды.

- Әгәр бар да камил икән, җәмәгать эшлеклеләренә эш булмас иде. Советны оештыру бу проблемаларны хәл итүгә нәкъ менә хакимият ягыннан адым. Ике ел эшләү дәверендә каршылыклар да, кискен мизгелләр дә булды, әмма без теләсә нинди ситуациядә компромисс табарга тырышабыз, - дип җавап бирде Владимир Валериевич.

Германиядән Штефан Коутер сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясау омтылышлары булганмы, моны кем ешрак эшли - кем идарә итүче партия яклылармы, әллә каршылармы. Владимир Барабаш бүген чит ил номерлары белән язышу скриншотлары ачыклануын мисал итеп китерде. Никарагуа кунаклары сайлау участоклары мониторингы ничек уздырылуы, бәйсез мониторинг оешмалары белән хезмәттәшлек итү белән кызыксынды.

- Участокларда утыручыларга йогынты ясап буламы? - дип сорады Ортега Мурильо. - Нәкъ менә шуңа күрә комиссия зур, моның өчен күзәтүчеләр бар, - дип җавап бирде Владимир Барабаш. - Әмма күзәтү видеосы булган участокларда нәтиҗәләргә йогынты ясау мөмкин түгел. Моның өчен мониторинг үзәге булдырылган.

Чит ил кешеләре үзәккә барырга теләк белдерде һәм кыска вакыт эчендә чит ил делегатларына анда бару оештырылды. Шулай ук Германия кунагы Русиядә тоткыннар белән эшләр ничек баруы турында сорашты, аңа иректән мәхрүм итү урыннарында тавыш бирү процессының ничек оештырылуы, шулай ук нинди кыенлыклар килеп чыгуы турында сөйләделәр. Рәсми рәвештә җәзалаулар юк, ләкин кайвакыт кулга алганда кеше хокукларын бозу очраклары була. Әмма безнең юристлар мондый хәлләрдә әлеге мәсьәләне хәл итү өчен урыннарга чыгалар, - дип җавап бирде Владимир Барабаш.

Фото: proural.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: