Бүген сайлауларның өченче көне. Күпләр аның беренче көнендә үк үз тавышларын белдерде инде.
- 36 ел Иске Балтач районы үзәк дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшлим. Беренче көнне үк сайлауларга бардым. Мин моны гражданлык бурычымны үтәү, дип исәплим, чөнки бу - бүгенге көнебезне һәм киләчәгебезне билгеләүче иң төп үзенчәлек. Дөнья буенча куркыныч вирус таралуы бүген һәркемнең телендә. Әле булса аның кайчан юкка чыгачагын төгәл генә әйтүче юк. Шуңа да бу сайлаулар аеруча безнең берләшүебезне күрсәтә. Без шушы авыруны җиңәр өчен дә тавыш бирергә тиешбез. Дәваханәләрдәге хәлләрне мин ишетеп кенә түгел, үз күзем белән күреп беләм.
Бүген инде мин - бәхетле әни генә түгел, яраткан картәни дә. Балаларымның һәм оныкларымның киләчәге дә мине бик борчый, шуңа да бу сайлауларда катнашырга тиешмен. Аларның киләчәге матур, тыныч булсын иде, - диде сәламәтлек саклау отличнигы, Русия Федерациясенең Почет грамотасына ия булган шәфкать туташы Әлфия Хаматханова.