+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2021, 23:13

Колл-үзәк ничек эшләде?

Башкортстан Иҗтимагый палатасы тавыш бирүдә җәмәгать күзәтүенә йомгак ясады.

Колл-үзәк ничек эшләде?
Колл-үзәк ничек эшләде?
Иҗтимагый күзәтү үзәгенә участок һәм территориаль сайлау комиссияләрендә эшне реаль вакыт режимында карау теләге белән 96 кеше килгән, шуларның 31е турыдан-туры трансляцияне караган.

Күпканаллы 280-89-90 номерына күзәтү буенча иҗтимагый штаб каршындагы Call-үзәккә 97 шалтырату килгән, шуларның 76сы - тавыш бирүгә кагылышлы, 6сы - санитар нормаларны үтәү буенча. Калган 15 мәсьәлә өйдә тавыш бирү, сайлау участокларында видеокүзәтү, теркәү журналларын һәм бюллетеньнәрне дөрес итеп рәсмиләштерү, агитация материалларын урнаштыруның законлылыгы турында. Колл-үзәккә кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкәртелгән һәм гариза тапшыручыга җаваплар бирелгән.

17-19 сентябрь көннәрендә сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штабның ике мобиль эш төркеме 40 участок сайлау комиссиясендә булган. Моннан тыш, иҗтимагый штабка кергән сигналлар буенча Стәрлетамак, Нефтекама, Туймазы һәм Янавыл районнары, Уфаның Октябрь, Дим, Орджоникидзе районнары мобиль төркемнәренең 16 тапкыр урыннарга чыгуы оештырылган.

Фото: Башинформ


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: