+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2021, 16:20

Рөстәм Әхмәдинуров: “2026 елга кадәр ил киләчәген билгелибез”

Бүген Башкортостан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай вице-спикеры, «Бердәм Русия»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров сайлауларда катнашты. Спикер Уфа районының Авдон авылында сайлау участогында тавыш бирде.  

Рөстәм Әхмәдинуров: “2026 елга кадәр ил киләчәген билгелибез”
Рөстәм Әхмәдинуров: “2026 елга кадәр ил киләчәген билгелибез”

«Дәүләт думасына сайлаулар биш елга бер тапкыр уза. 2026 елга кадәр без илебезнең киләчәген билгелибез. Узган ел Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Дәүләт думасының шактый вәкаләтләре арттырылуын искә алсак, сайлаучыларның активлыгы аңлашыла. Өч көнлек сайлаулар хәвефсез тавыш бирү мөмкинлеге тудыра, сайлаучыларның күбрәк килүенә китерә, – дип билгеләп үтте Рөстәм Әхмәдинуров. — Кешеләрнең участокларга баруы, гаиләләре белән килүләре куандыра. – Безнең гаилә дә сайлауда катнашты. Мин үзем Авдонда тавыш бирдем, шулай килеп чыкты, әти вафатыннан соң йорт минем каравым астында калды, теркәлгән урыным монда, ә хатыным Уфада сайлады».


фото: bashkortostan.er.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: