+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2021, 23:30

Радий Хәбиров: "Экзитпол мәгълүматлары буенча Башкортстанда "Бердәм Русия" җиңде"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанда сайлауларның ничек узуыннан канәгать булуын белдерде.

Радий Хәбиров: "Экзитпол мәгълүматлары буенча Башкортстанда "Бердәм Русия" җиңде"
Радий Хәбиров: "Экзитпол мәгълүматлары буенча Башкортстанда "Бердәм Русия" җиңде"
- Республикада сайлаулар лаеклы узды, халыкның килү күрсәткече 70 процент тәшкил итте. Килү өч көндә дә тыгыз булды, барысы да оешкан төстә һәм лаеклы узды, без күп кенә муниципалитетларда сайлаулар бәйрәм кебек үтсен өчен тырыштык, - диде Радий Хәбиров.

Аның сүзләренчә, экзитпол мәгълүматларына караганда, «Бердәм Русия» партиясе беренче урында, КПРФ - икенчедә, өченче урында - ЛДПР.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: