+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2021, 17:05

Сайлау участогында "глушилка"лар булганмы?

Күзәтүчеләр Уфа сайлау участокларының берсендә "глушилка"лар белән булган хәл турында сөйләде.

Сайлау участогында "глушилка"лар булганмы?
Сайлау участогында "глушилка"лар булганмы?

Уфадагы 371нче сайлау участогында күзәтүчеләр җитәкчелеккә көн дәвамында элемтә булмаганлыкка, "глушилка"ларны кабызырга туры килүе хакында мәгълүмат бирде.

- Көн дәвамында Интернет һәм элемтә белән проблемалар булмады. Оператив рәвештә сториска фоторәсемнәр салдык. Биш туры эфир үткәрдек. Боларның барысын да шунда ук участок территориясендә салдык. Мәктәп территориясеннән читкә чыкмадым (камера буенча тикшерергә була). Интернет көне буе бик шәп иде - фейсбуктагы туры эфирларны бастыру вакыты буенча тикшерергә мөмкин, - дип сөйли күзәтүчеләрнең берсе Элина Хисамова.

Аның сүзләренә караганда, 371нче участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Евстифееваның шәрехләве контексттан алынган.

Аның белән башка күзәтүче, Уфадагы "Эхо Москвы" радиостанциясенең баш мөхәррире Руслан Вәлиев килешә.

- «Билайн» клиентларыннан тыш, калган операторларның берсе дә зарланмады, берничә кеше өчен генә уңайсызлык булды. Участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасарының "глушилка"лар куллануны таныган әңгәмәсенә килгәндә, аудиофрагментны күп тапкырлар тыңлаганнан соң, аны дөрес аңламаганнар, дигән фикергә килдем. Янәсе, безне бөтен нәрсәдә гаеплиләр, хәтта "глушилка"лар куллануда, - диде ул.

Элегрәк берничә киңкүләм мәгълүмат чарасы хәбәр иткәнчә, аларга "глушилка"лар куллану турында 371нче участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Евстифеева сөйләгән. Аның сүзләре болай яңгырый: "Атмосфера авыр, кызу. Без закон буенча, дөрес эшлибез. Әмма комачауларга маташучылар бар. Күзәтүче Телин үзенә карата ничек тә булса кызыксыну уятырга тырыша, хәтта безнең участокта "глушилка"лар кабызу турында мәгълүмат тарата".

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: