-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2021, 12:37

Сайлауга халык актив килә

Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко Дәүләт думасына сайлауларда тавыш бирүчеләр саны буенча мәгълүматларны җиткерде.

Сайлауга халык актив килә
Сайлауга халык актив килә
18 сентябрьдә 20:00 сәгатькә булган мәгълүмат буенча Башкортстан Республикасы буенча сайлаучылар исемлегенә 3 миллион 3918 сайлаучы кертелген. 1 миллион 392 492 сайлаучы тавыш биргән, бу исемлеккә кертелгән тавыш бирүләрнең гомум саныннан 46,36 процент тәшкил итә.

Уфа шәһәре буенча уртача килү - 49,09, шәһәр округлары буенча — 36,74, районнар буенча - 51,54 процент.

Сайлаучылар үз тавышларын 3403 сайлау участогында, шул исәптән вакытлыча тору урыннарында оештырылган 39 участокта бирә ала.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: