+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
19 сентябрь 2021, 16:24

Сайлауга ничә кеше килде?

Бүген, 19 сентябрьдә, «Сайлаулар төне - 2021» матбугат үзәге эше кысаларында Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре Дәүләт думасына сайлауларга кеше килүе буенча беренчел мәгълүматны әйттеләр.

Сайлауга ничә кеше килде?Сайлауга ничә кеше килде?
Сайлауга ничә кеше килде?
19 сентябрьдә 20:00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда сайлауларга килү 69 процент тәшкил иткән. Тавыш бирүдә 2 миллионнан артык кеше катнашкан.

Уфада сайлауларга килү 67,06 процент тәшкил иткән. Шәһәрләр буенча сайлауларга килү 57,07 процентка җиткән. Шул ук вакытта Салаватта (75) һәм Сибайда (71,4) активрак тавыш биргәннәр.

Ә районнарга килгәндә, бу күрсәткеч - 78 процент. Авыл районнарында иң зур күрсәткеч - 90 проценттан артык. Иң күп күрсәткеч - Салават (96), Шаран (95) һәм Тәтешле (92) районнарында.

Фото: bash.news сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас