-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2021, 15:17

"Сайлаулар тыныч уза, әмма кичкә таба провокацияләр башланыр дип борчылам..."

Башкортстанда Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы прокуратурадан «Яблоко» партиясе күзәтүчеләрен сайлау участокларыннан чыгаруны сорады.

"Сайлаулар тыныч уза, әмма кичкә таба провокацияләр башланыр дип борчылам..."
"Сайлаулар тыныч уза, әмма кичкә таба провокацияләр башланыр дип борчылам..."
Хокук яклаучы Динар Зәйнуллин аларның участокларда бик күп булуын билгеләп үтә һәм алар проблемалар тудыра ала, дип шикләнә.

- Сайлаулар тыныч уза, әмма мин кичкә таба провокацияләр башланыр дип борчылам. Оппозиционерларның постларын күзәтеп, участоклар ябылуга якынлашканда сайлауга килергә чакыруларын билгеләп үтәм, алар нәрсә дә булса әзерләргә мөмкин. Бәлки, тавыш чыгарырга, тавышларны тыныч кына санарга бирмәскә җыеналар кебек, - дип белдерде Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Динар Зәйнуллин «Сайлаулар төне» штабында.

- Участокларны караганда, мин «Яблоко» партиясеннән күзәтүчеләр һәм участок сайлау комиссиясе әгъзалары бик күп булуын билгеләп үтәм, хәер, бу - азсанлы һәм куәтле финанслауга ия булмаган партия. Альберт Хөсәеновның да (төбәк штабы җитәкчесе) нәкъ менә «Голос» һәм «Навальнистлар» хәрәкәте активистлары өчен күп кенә юнәлешләргә кул куюы ачыкланды. Мин аңардан моны ни өчен эшләвен сорадым, чөнки алар иноагентлар, алар аркасында закон буенча проблемалар булырга мөмкин. Ул партия алар белән күптән хезмәттәшлек итә һәм аларны кире чыгармаячагын белдерде.

Мин прокуратурага хокук сакчылары процесска керсен һәм суд аша күзәтүчеләрне «Яблоко»дан төшерсен өчен мөрәҗәгать иттем. Хәзер аларның кайсылары нормаль кеше, кем активист, бәлки провокацияләр максаты белән килгәнен тикшерәләр, — диде ул.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: