+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2021, 08:21

Сайлауларның өченче көне башланды

Сайлауларның өченче көне башланды
Сайлауларның өченче көне башланды

Бүген иртәнге 08:00 сәгатьтән барлык сайлау участоклары ишекләрен ачты. Сайлау участокларында барлык санитар таләпләр, хәвефсезлек кагыйдәләре үтәлә.

Шуны билгеләргә кирәк, сайлау участокларында барлык санитар таләпләр, хәвефсезлек кагыйдәләре үтәлә. Сайлауларның беренче-икенче көне тыныч шартларда узды. Күзәтүчеләр барлык нормаларны үтәүне җентекләп күзәтте.

Күзәтүчеләр арасында чит ил гражданнары булды, шул исәптән Германия һәм Никарагуа вәкилләре дә. Чит ил экспертлары тавыш бирүнең бөтен процессын өйрәнде: сайлаучылар тарафыннан бюллетеньнәр алудан алып, тавыш бирү өчен кабиналар һәм урналар булдыруга кадәр.

Сайлау участокларының эшен анализлап, сайлауларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләргә мөмкин.

Бүген дә республика кешеләре 3403 сайлау участогында тавыш бирә ала. Шул исәптән дәваханәләрдә, шифаханәләрдә, вокзалларда, картлар йортларында.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: