+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2021, 11:11

"Тавыш бирүнең көтелмәгән нәтиҗәләре булсын иде"

"Күп кенә сәясәтчеләр җәмгыятьтә тотрыклылык соравын белдерә, әмма мин алар белән бәхәсләшер идем. Тавыш бирүнең көтелмәгән нәтиҗәләре булсын иде", - диде журналист Рәзиф Абдуллин "Сайлаулар төне" штабыннан туры эфир барышында.

Шулай ук ул "йөрәк белән тавыш бирергә" чакыруына карата да шик белдерде.

"Салкын баш белән тавыш бирергә кирәк. Сайлау алды кампаниясе бер генә көн генә бармый, аңлашырга вакыт бар. Әмма күпчелек сайлауларга, сәясәт белән кызыксынмыйча, исемлекләрне карап, кемне дә булса сайлар өчен, соңгы көнне килә", - диде ул.

Сайлауларда катнашучы партияләрнең программалары билгесезлек белән аерылып тора, дип саный Рәзиф Абдуллин. Конкрет партия үз алдына конкрет бурычлар куйса, дөрес булыр иде, мәсәлән, эре бизнесны яклау, кече бизнес мәнфәгатьләрен яклау, пенсионерларны яклау һәм башкалар.

Өч көнлек тавыш бирү форматына килгәндә, журналист, бер яктан, биредә фальсификация өчен мөмкинлекләр бар, чөнки партияләрнең күзәтеп торуны оештыру өчен күп күзәтүчеләре юк, икенче яктан, пандемия вакытында «исән булу яхшырак», дигән фикердә.

"Уңайлылык мәсьәләсе дә бар. Кичә тавыш биргән кешеләрдән сорадым, миңа ялларны шулай азат иттек, дип аңлаттылар. Бик акыллы карар. Мин үзем бүген тавыш бирдем", - диде ул.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: