+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2021, 09:50

Видеокүзәтү камералары күрсәтеп тора

17 һәм 18 сентябрьдә 20 кеше җәмәгать күзәтүе үзәгендә гражданнарның сайлау хокукларын бозу очракларын ачыклау өчен кирәкле участоклар эшен карады.

Видеокүзәтү камералары күрсәтеп тора
Видеокүзәтү камералары күрсәтеп тора
Гомумән, үзәктә ике көн эчендә 50 кеше булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җәмәгать күзәтүе үзәге эше тәртибе һәм "Роспотребнадзор" рекомендацияләре буенча бинада бер үк вакытта 30дан артык кеше булырга тиеш түгел.

Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Ольга Панчихина билгеләп үткәнчә, үзәк ярдәмендә күзәтүчеләрнең, участок сайлау комиссиясе әгъзаларының эше күренә.

- Соңрак кичен үзәктә кизү торганда без компьютер экраннарыннан сейф-пакетларны төрү процессын күрдек, күзәтүчеләрнең үзләрен ничек тотуларын, сейфка ничек салынуын, соңыннан бөтен участокның сак астына тапшырылуын күрдек. Видеокүзәтү ярдәмендә болар барысы да үтәкүренмәле һәм ачык күренә. Төнлә экраннар ябылмый, бары кара төскә әверелә. Әмма барысы да күренә. Иртәдән күзәтү үзәгендә без участокларның ничек ачылганын, күзәтүчеләрне ничек кабул иткәнен күрәбез. Өч тәүлек эчендә бөтен республика буенча сайлауларны оештыру процессын карыйбыз, - диде ул.

Сайлау комиссиясенең элекке әгъзасы Надежда Сиротюк, Борисоглебская урамында урнашкан 350нче участок сайлау коммиссиясенең эшен күзәтү өчен, 2021 елда төбәк иҗтимагый күзәтчелек үзәге эшендә катнашуга гариза биргән, монитор экраннарыннан ул бернинди тәртип бозу очрагын да күрмәгән, алдагы көндә, бу участокта тавыш бирергә барган вакытта да барысы да тәртиптә булган.

- Барысы да яхшы оештырылган. Мин һәрвакыт сайлау компанияләрендә катнаштым, бу чорлар буенча сагыну хисләре кичердем, шуңа күрә яңадан сайлаулар темасы буенча вакыйгалар үзәгендә булырга теләдем. Уфага Белореттан күчеп килдем. Гомумән, җәмәгать күзәтүенең мондый үзәген булдыру бик шәп. Мин зур экранга шаккаттым, хәтта Белореттагы бер участокны да карадым, - диде ул.

Шуны да искәртик: 17-18 сентябрьдә сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штабның мобиль төркемнәре 31 участокта булды, аларның 30ы – Уфада һәм 1се - Белоретта.

Колл-үзәк күзәтү буенча иҗтимагый штаб каршындагы гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү эшен дәвам итә. 18 сентябрьдә, колл-үзәк адресына 27 шалтырату килгән: 23е - тавыш бирү темасы, 4есе - санитар нормаларны үтәү буенча сорау.

17-18 сентябрьдә колл-үзәккә барлыгы 57 шалтырату булган.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: