-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 сентябрь 2021, 12:10

“Бердәм Русия” партиясе иң зур күрсәткечләргә ия

Әлеге сәгатькә нәтиҗәләр нинди?

“Бердәм Русия” партиясе иң зур күрсәткечләргә ия
“Бердәм Русия” партиясе иң зур күрсәткечләргә ия

Өч көн дәвам иткән сайлаулар тәмамланды, ә тавышларны санау дәвам итә. Бүген Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко 10:30 сәгатькә билгеле булган мәгълүматларны әйтте. "Бу сәгатьләргә протоколларның 88,42 проценты эшкәртелде. Республикада яшәүчеләрнең 73,9 проценты сайлауларда катнашты", — диде ул.

Сайлауларда 14 сәяси партия катнашты. Шулар арасында иң зур тавышларны “Бердәм Русия”, КПРФ, ЛДПР, “Яңа кешеләр”, “Гадел Русия — гаделлек өчен” партияләре җыйды. Атап әйткәндә, Башкортстанда тавыш бирүчеләрнең 68,5 проценты — “Бердәм Русия”, 14,97 проценты — КПРФ, 6,3 проценты — ЛДПР, 3 проценты — “Яңа кешеләр”, 2,67 проценты “Гадел Русия — гаделлек өчен” партияләрен сайлаган.

Иң актив сайлаучы төбәкләр исемлегендә — Салават, Благовар, Тәтешле районнары. Аларда тавыш бирүчеләр саны 90 проценттан да югарырак.

Илона Анатольевна билгеләвенчә, сайлаулар көнендә халыктан 224 мөрәҗәгать килгән. Аларның һәркайсы җентекләп тикшереләчәк.

Фото: 9111.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: